Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген шагыйрь Рәмис Аймәтнең туган көне

Бүген шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рәмис АЙМӘТнең туган көне.Чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар, иминлек теләп калабыз.Кояш булып балкы!Дөнья...

Бүген шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рәмис АЙМӘТнең туган көне.
Чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар, иминлек теләп калабыз.
Кояш булып балкы!
Дөньялардан туйган чаклар була,
Калган чаклар яшәү чигендә.
Шул чагында кабат яши башлыйм,
Якты кояш күреп күгемдә.
Башларыңны имә, зарланма син,
Дөньялар, дип, бигрәк тар, кысан.
Болытлы көннәр дә яктыра ул,
Кояш булып үзең балкысаң.
Моң-сагышлар телсә җаныгызны,
Сылтамагыз бары язмышка.
Көтелмәгән борылышлар ясау
Кирәк икән, кирәк тормышта.



Рамис АЙМӘТ


Комментарийлар