Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Биектаулының туган көне!

Татарстан (2005) һәм Удмутия Язучылар берлекләре һәм Рәсәй журналистлары союзы әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты.«Бәйрәм белән!», «Җирдән җиде җиһанга», «Галәм серләре», «Таулар-кыялар аша»,...

Татарстан (2005) һәм Удмутия Язучылар берлекләре һәм Рәсәй журналистлары союзы әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты.


«Бәйрәм белән!», «Җирдән җиде җиһанга», «Галәм серләре», «Таулар-кыялар аша», «Грядущим», «Кайтавазлы биеклек» һ.б. шигырь җыентыклары, дистәдән артык поэмалар, йөзләгән җыр сүзләре, сәяси публицистик язмалар, фәлсәфи эссе-бәяннар авторы. Казанда яши.
Чын күңелдән котлыйбыз. Озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек телибез.
Соңгы оран
Оран сала күктән киек казлар:
«Уяныгыз, гафил раван җаннар,
рух өрегез озак йоклаганга,
сулкылдасын тамырларда каннар!»
Оран сала күктән киек казлар:
«Тарихларың булган тузга язган,
туздырылган тузлар утта янган,
исәннәре җир астында калган!»
Оран сала күктән киек казлар:
«Болгар углы! Йә, әйт, ничек хәлең?
Суың бармы? Кипмәдеме күлең?
Хәтерлиме болгарлыгын Илең?»
Йөрәгеңне уят әле, туган,
Ишетерсең шулчак соңгы оран:
«Бабаларның баш очында курган,
өсләренә Бөркет оя корган!»

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ



Комментарийлар