Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген шагыйрь Гөләндәм Галиеваның туган көне!

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Гөләндәм Исрафил кызы Галиеваның туган көне!Чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗатыгызда зур уңышлар телибез. Яшәү дәртегез сүнмә...

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Гөләндәм Исрафил кызы Галиеваның туган көне!
Чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗатыгызда зур уңышлар телибез. Яшәү дәртегез сүнмәсен, иҗат чишмәгез саекмасын. ??????
Ак кәгазьгә тама хисләрем
Аша җаным биеклеккә табан,
Иңнәремдә гүя пар канат!
Хыял атым оча, горур гына
Ак ялларын җилдә каккалап!
Күкләр сере чыңлый колагымда,
Йә, Илаһым, нинди тылсым бу?
Татлы ләззәт кыса тынны хәтта,
Нинди көч бу, нинди ашкыну?
Ташый ярдан күңел дәрьяларым,
Ак кәгазьгә тама хисләрем.
Күкләр һәдиясе – илһамият,
Сиңа бәйле гомер җепләрем,
Аерылсам синнән, нишләрмен?
Гөләндәм ГАЛИЕВА

Комментарийлар