Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген шагыйрь Дамир Гарифуллинның туган көне!

Бүген язучы-журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның туган көне.Дамир абыйны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел көрлеге, иҗат уңышлар...

Бүген язучы-журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның туган көне.
Дамир абыйны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел көрлеге, иҗат уңышлары телибез!????
Ялгыз калырмын дип кем уйлаган,
Бөтенесе язмыш эшедер.
Эссе көндә җылы таба алмыйм,
Бер туктамый җаным өшидер.
Сагыш-моңга баткан күңелемне
Ничек күтәрергә белмимен.
Хәсрәт дөньяларын колач салып
Йөзә-йөзә көн дө иңлимен.
Шундый чакта дуслар килеп чыкса
Хәл аласың инде күпмедер.
Уен-көлке генә сөйләшсәң дә
Эч янулар барыбер үтмидер.
Аңа карап дөнья бетми инде,
Тормыш дәвам итә тагын да.
Өмет дигәннәре яшәү дәртен
Очкынлата дуслар янында.
Кешеләргә кирәк икәнеңне
Әкрен генә аңлый башлыйсың.
Көенепме, әллә сөенепме
Моңлы күзләреңне яшьлисең.
Бергә чаклар татлы төш булган ла
Кем уйлаган ялгыз каласың.
Тау күтәрмәс кайгы-хәсрәтләрне
Күтәрәлә икән, күтәрәлә
Күтәрәлә адәм баласы.
Дамир ГАРИФУЛЛИН

Фото: http://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/damir-garifullin-sandugachlar-elavy-da-nrsgder-ishar

Комментарийлар