Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Россиянең 684 мең укучысы рус теле буенча БДИ тапшыра

Бүген 684 мең укучы рус теле буенча БДИ тапшыра, аларның 639 меңе - быел мәктәпне тәмамлаучылар. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итте, дип яза ТАСС.Имтихан Р...

Бүген 684 мең укучы рус теле буенча БДИ тапшыра, аларның 639 меңе - быел мәктәпне тәмамлаучылар. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итте, дип яза ТАСС.
1443259582
Имтихан Россиянең барлык субъектларында узачак. Аның өчен 5456 имтихан үткәрү урыны әзерләнгән, имтихан үткәрелә торган барлык төбәкләргә федераль инспекторлар, җәмәгать күзәтүчеләре һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инспекторлары җибәрелгән. Имтихан эше 25 биремнән тора, аларны үтәүгә 3,5 сәгать вакыт бирелә. Нәтиҗәләре 15 июньнән дә соңгы калмыйча игълан ителәчәк.
Рус теле буенча БДИ - мәктәп тәмамлау өчен аттестат алуга мәҗбүри имтиханнарның берсе. Аттестат алу өчен кирәкле минималь 24 балл җыю зарур. Моннан тыш, рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре вузга кергәндә дә кирәк. Югары уку йортлары әлеге фән буенча минималь узу баскычын 36 баллдан да кимрәк билгели алмый.
БДИ-2016ның төп вакыты, резерв көннәрен дә кертеп, - 27 майдан 30 июньгә кадәр. Быел иң беренче имтихан география һәм әдәбияттан булды. Әдәбит буенча БДИ тапшыру өчен 57 меңнән артык, география буенча 26 мең гариза язылган иде.

Комментарийлар