Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген нинди һава торышы көтә

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, бүген республиканың күпчелек районнарында яңгыр көтелә. Фото: photosight.ruТөнлә һәм иртән урыны белән көчле яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыг...

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, бүген республиканың күпчелек районнарында яңгыр көтелә.
4901853_large Фото: photosight.ru
Төнлә һәм иртән урыны белән көчле яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көндез 15-20 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында салкынрак, көньягында җылырак булыр дип көтелә.
23 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда урыны белән яңгырлар фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача. Һава температурасы 6-11 градус җылы булачак.

Комментарийлар