Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилее

25 гыйнварда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы юбилеен билгеләп үтә.1938 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРн...

25 гыйнварда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы юбилеен билгеләп үтә.
ikhsanova
1938 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРның Азнакай районы Буралы (Яңа Ташлыяр) авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын (вуз) тәмамлый. 1961 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.
Сәхнә белән беренче танышуы авылда ук башлана. Үзешчәннәр куйган “Беренче театр”, “Асылъяр”, “Галиябану” спектакльләрендә катнаша. Мәскәүгә театр уку йортына эләгүе дә очраклы була, Казанга университетка укырга керергә барган җирдән ишетеп кенә, авылдашы Әзһәр Шакиров белән сынауларны үтәләр һәм 1956 елда Мәскәүдә М.Н. Гладков һ.б. укытучыларда укый башлыйлар. 1961 елда уку йортын тәмамлап кайтып, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.
Беренче уйнаган рольләре: Гандәлиф (Аяз Гыйләҗев “Көзге ачы җилләрдә”), Маһисәрвәр (Таҗи Гыйззәт “Чаткылар”), Фатыйма(“Мирсәй Әмир “Тормыш җыры”), Газизә (Шәриф Камал “Акчарлаклар”), Җомабикә — (Таҗи Гыйззәт «Кыю кызлар») яшь, гади авыл кызлары булу белән җиңел уйнала.
1966 елдан театрга баш режиссёр булып Марсель Сәлимҗанов килгәч, Н. Ихсанова текә холыклы, бер-берсенә охшамаган
каһарманнарны уйный: Мәйсәрә (Кәрим Тинчурин “Американ”), Розина (Пьер Бомарше “Фигароның өйләнүе”), Фемида (Мостай Кәрим “Ташлама утны, Прометей”), Элеонора (К. Гольдони “Хатын-кыз гайбәте”), Таланова (Л. Леонов “Ябырылу”), Зифа (Нәкый Исәнбәт “Зифа”), Тәңкәбикә (Мостай Кәрим «Ай тотылган төндә»).
Тамашачы сокланган каһарманнарының берсе – 25 ел буена уйнаган Миләүшә (Туфан Миңнуллин “Миләүшәнең туган көне”, «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!»).
1970 ел урталарыннан тулы канлы геройларны, гади татар аналарын уйный: Гөлниса (Таҗи Гыйззәт "Ташкыннар“), Җәмилә (Галиәсгар Камал “Бәхетсез егет”), Мәхбүзә (Гаяз Исхаки “Зөләйха”), Гөлфинә (Туфан Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”, Гөлчирә (Шәриф Хөсәенов «Әни килде»), Нәгыймә (Кәрим Тинчурин «Назлы кияү»), Рокыя (Гариф Ахунов «Чикләвек төше»), Сәрдия (Юныс Әминов «Кан кардәшләр»), Миңзифа (Роберт Батулла «Кичер мине, әнкәй!»), Мария (Туфан Миңнуллин «Илгизәр + Вера»), Хәбирә (Туфан Миңнуллин «Сөяркә»), Шәмсенур (Туфан Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш»), Гөлсем (Гафур Каюмов «Мирас»), Хәнифә (Мансур Гыйләҗев «Баскетболист»), Роза (Флорид Бүләков «Ташлама мине»), Хәлимә (Туфан Миңнуллин “Шулай булды шул”), Нурзидә Мөбәрәковна (Туфан Миңнуллин “Алты кызга бер кияү”), Зәйнәпбану (Туфан Миңнуллин “Дивана“), Мөхлисә Бубый (Ркаил Зәйдулла ”Үлеп яратты “)[4]
1980 елларда көчле сатирик образлар тудыра: Гөлҗиһан (Галиәсгар Камал “Банкрот”), Өммия (Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”), Хәдичә (Кәрим Тинчурин “Зәңгәр шәл”), Сәхилә (Нәкый Исәнбәт“Хуҗа Насретдин”), Әүдәки (Туфан Миңнуллин “Гөргөри кияүләре”), Әсимә (Туфан Миңнуллин “Йөрәк маем”)
Татарстан АССРның атказанган артисты (1976). Татарстан АССРның халык артисты (1982). РСФСРның атказанган артисты (1987). Русиянең халык артисты (2000) исемнәренә лаек.
 Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Хушыгыз!» спектаклендә Миләүшә ролен уйнаган өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә (1998).
 

Комментарийлар