Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Муса Җәлил скверында герой-шагыйрьне искә алу чарасы була

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Муса Җәлил тууына 116 ел тулу уңаеннан нинди чаралар үткәрелүе турында белергә булдык. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Са...

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Муса Җәлил тууына 116 ел тулу уңаеннан нинди чаралар үткәрелүе турында белергә булдык. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин бу сорауга менә шулай җавап бирде:

«Һәр елның 15 февралендә Чаллы шәһәрендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан күп төрле чаралар үтә. Төп чара — ГЭС бистәсендәге Җәлил һәйкәле янында шигъри митинг. Быел бу чараны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, Муса Җәлил исемендәге китапханә Комсомол райны белән берлектә үткәрә. Чарада язучылар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак».
«Чаллы шәһәрендә яшәүче хөрмәтле язучыларыбыз! 15 февраль көнне 14.00 сәгатьтә ГЭС бистәсендә Муса Җәлил скверында герой-шагыйрьне искә алу чарасы була. Сезне шигъри митингка чакырабыз. Рәхим итегез!

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге»


Фото: vk.com

Комментарийлар