Иҗат кичәсендә Тәслимә Низами тамашачылар арасында танылып өлгергән җырларын башкарачак. Чарада шулай ук аның иҗатташ дуслары, якташлары, замандашлары, якыннары да катнашыр дип көтелә.
Очрашуга җыр һәм әдәбият сөючеләрне, китап укучыларны чакыралар.

Тәслимә Низами 1956 елның 23 августында Саба районы Туктар авылында туган. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алган һәм озак еллар төрле вакытлы матбугат басмалары редакцияләрендә эшләгән.
Тәслимә Низами – шагыйрә һәм композитор, җырлар яза. Ул җырларын үзе дә башкара.
Комментарийлар