Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген карлыгач күрсәгез, сөт белән юыныгыз!

Бүген җил көньяктан иссә, кыяр утырту хәерле икән. Халык сынамышлары шулай ди.27 майда һава торышы яхшы булса – кыяр уңачак дип юрыйлар.Бүген көн салкын булса, җәй дә салкын килә, имеш.Карлыгачлар ирт...

karlygachБүген җил көньяктан иссә, кыяр утырту хәерле икән. Халык сынамышлары шулай ди.
27 майда һава торышы яхшы булса – кыяр уңачак дип юрыйлар.
Бүген көн салкын булса, җәй дә салкын килә, имеш.
Карлыгачлар иртә күренсә – бәхетле ел булачак.
Бүген кем беренче карлыгачны күрә, битен сөт белән юсын, бит тиресе чиста һәм ак булачак.
Бүген күргән төш бик мөһим. Аны истә калдырырга кирәк. Төштә күргән кешегез – дошманыгыз булырга мөмкин...
Ә менә 27 майда туган кешеләрне кырыс холыклы, диләр...
 
Фото: https://pixabay.com/

Ләйсән Якупова, «Кызыл таң»

Комментарийлар