Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген чит илләрдә россиялеләргә һөҗүмнәр оештырылырга мөмкин

РФ Тышкы эшләр министрлыгы чит илләрдәге россиялеләрне бүген, 30 сентябрьдә, аеруча сак булырга чакыра һәм җәмәгатьчелек урыннарына бармаска өнди, бу Россия һәм аның гражданнарга оештырылырга мөмкин һ...

РФ Тышкы эшләр министрлыгы чит илләрдәге россиялеләрне бүген, 30 сентябрьдә, аеруча сак булырга чакыра һәм җәмәгатьчелек урыннарына бармаска өнди, бу Россия һәм аның гражданнарга оештырылырга мөмкин һөҗүмнәрдән саклануга юнәлтелгән кисәтү, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.
Travel the world monuments concept 2 Фото: gr-sozidatel.ru
"Мәскәүдә кайбер оешмаларның (шул исәптән ислам оешмаларының) бүген, 30 сентябрьдә, "Бөтендөнья ачу чыгару һәм каршы килү көнен" үткәрергә әзерләнүенә игътибар иттеләр. Әлеге чара Алепподагы хәрби хәрәкәтләргә каршы юнәлтелгән", - диелә хәбәрдә.
"Шул нисбәттән чит илдә булучы яисә анда яшәүче россиялеләргә саклык чаралары куллану, "ачу чыгару һәм каршы килү" аларның куркынычсызлыгына һәм дәрәҗәсенә янарга мөмкин булган чараларга бармаска киңәш ителә", - дип өстәгән чыганак.
Тышкы эшләр министрлыгында әлеге чараның кайбер илләрдә экстремистик төс алып, Россия һәм аның гражданнарына карата провокация рәвешендә кулланылырга мөмкин булу ихтималын инкарь итмиләр.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар