Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары киеме көне

Бүген бөтен дөнья буенча мөселман хатын-кызлары матурлык һәм тыйнаклык символы булган хиджаб көнен билгеләп үтә. Фото: Islam-today  Әлеге акцияне Нью-Йоркта яшәүче Назма Хан уйлап чыгара. Ул беренче т...

Бүген бөтен дөнья буенча мөселман хатын-кызлары матурлык һәм тыйнаклык символы булган хиджаб көнен билгеләп үтә.
332564-innerresized600-600-1454271765948 Фото: Islam-today  
Әлеге акцияне Нью-Йоркта яшәүче Назма Хан уйлап чыгара. Ул беренче тапкыр 2013 елда социаль челтәрләр аша оештырыла. Акциядә 67 дән артык илдән мөселман хатын-кызлары кушыла. Ә инде 2015 елда 100дән артык илнең 10 миллионнан артык хатын-кызы акциядә катнаша. Кагыйдә буенча, бу көнне бөтен дөньяда лекцияләр, оста-класслар, мода күрсәтү кебек чаралар уздырыла. Алар барысы да җәмгыятьне мөселман яулыгы турында хәбәрдар булуларына, белемнәрен арттыруга юнәлтелгән. Бөтендөнья хиджаб көненә багышланган чаралар Татарстанда да үткәрелә.
 
Чыганак:: http://islam-today.ru

Комментарийлар