Логотип «Мәйдан» журналы

Буа театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль чыгара

Буа дәүләт театры Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайдан?” әсәрен сәхнәләштерә башлады. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.Популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл ка...


Буа дәүләт театры Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайдан?” әсәрен сәхнәләштерә башлады. Бу хакта театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.




Популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайдан?” әсәре буенча инсценировканы драматург Хәбир Ибраһим язган. Спектакльне Татарстанның халык артисты, Кариев театры артисты Илфат Камалиев куя.


“Зифа Кадыйрованың үзе белән килештек. 7 гыйнвардан эшли башладык. 20 гыйнвар көнне сәнгать советы кабул итәчәк. 29 гыйнварда Буада премьера булачак”, - диде Раил Садриев.


“Бәхеткә юл кайдан?” Зифа Кадыйрованың сәхнәләштерелгән дүртенче әсәре булачак. Язучының ике әсәре Чаллы татар дәүләт театрында, берсе Әлмәт татар дәүләт драма театрында бара. Язучының “Сөмбел” әсәре буенча Татарстан-Үзбәкстан фильмы төшерелә.

 
Фото: Яков Абрамов

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар