Логотип «Мәйдан» журналы

“Бу минем штраф түгел, мин машинаны саттым”

Автомобилен сатканнан соң гражданинга юл йөргәндә тизлек режимын арттырган өчен штраф салынуы турында хәбәр иткән “бәхет хаты” килеп төшә. Мондый очракта, әлбәттә, мәсьәләне чишү өчен иң яхшы вариант...

Автомобилен сатканнан соң гражданинга юл йөргәндә тизлек режимын арттырган өчен штраф салынуы турында хәбәр иткән “бәхет хаты” килеп төшә. Мондый очракта, әлбәттә, мәсьәләне чишү өчен иң яхшы вариант - машинаның яңа хуҗасына шалтыратып, 60 көн эчендә штрафын түләвен искәртү һәм алга таба аның моны башкаруын контрольдә тоту. Әмма кайбер очракларда яңа хуҗа белән элемтәгә керү мөмкин булмый һәм штраф синең өстә калырга бик мөмкин.
Чит кеше штрафын берәүнең дә түлисе килми. Бер гражданин үзенә килеп төшкән “бәхет хаты”нда күрсәтелгән штрафны түлисе килмичә, ЮХИДИ инспекторы беркетмәсе буенча дәгъва белдереп, судка мөрәҗәгать иткән. Хат буенча, 2014 елның 11 июлендә ЮХИДИ инспекторы  элекке машина хуҗасын РФ Админстратив хокук бозулар турында кодексның 12.9 маддәсе 2нче бүлеге (тизлек режимын  сәгатенә 40 километрдан да арттырмаска дигән чикләүне бозган өчен)   нигезендә җавапка тарткан. Гражданин судка мөрәҗәгать итеп, юл кагыйдәсе бозылган вакытка машинаның аныкы булмавын, ул аны 2014 елның  февралендә  сату-алу килешүе белән сатып җибәрүен, әмма яңа машина хуҗасының автомобильне үз вакытында исәпкә куймавын, штрафның дөрес салынмавын белдерә.
Суд таләбе буенча, Зәй районы ЮХИДИ бүлегеннән автомобильгә бәйле мәгълүматлар соратып алына. Аның буенча “НИССАН” автомобиленең элекке хуҗасы исеменнән 2014 елның декабрендә генә төшерелүе ачыклана, административ хокук бозу теркәлгән вакытта машина белән башка кеше идарә итүе турында  законлы мәгълүматлар алынмый.
Закон нигезендә, юл кагыйдәсен бозуны  автомат камералар билгеләсә, аның өчен машина йөртүче түгел, ә машина хуҗасы җавап бирә. Шуңа да, автомобильнең яңа хуҗасы машинаны үз исеменә теркәткәнчегә кадәр штрафлар элекке хуҗага килә, бу законлы дип табыла.
Судта каралган әлеге очрак буенча ЮХИДИ инспекторы беркетмәсе үзгәрешсез калды, штрафны элекке хуҗа түли.
Бүгенге көндә автомобильне килешү буенча сату бердәнбер законлы юл булса да, сатучыга транспорт чарасының  яңа хуҗага тиз арада ЮХИДИ бүлегендә күчерелүен контрольдә тотарга кирәк.
 
http://www.zainsk-rt.ru/tt

Комментарийлар