Логотип «Мәйдан» журналы

Бу атнада Россиянең Европа өлешендә салкын һәм болытлы һава торышы була Тулырак: https:

Алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендә салкын һәм болытлы көннәр көтелә, дип хәбәр итә Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.Аның сүзләренчә, мондый һава торышы атна буе дәв...

Алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендә салкын һәм болытлы көннәр көтелә, дип хәбәр итә Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Аның сүзләренчә, мондый һава торышы атна буе дәвам итәчәк. «Россиянең Европа өлешендә циклон циркуляциясе өстенлек итә, шуңа күрә көннәр болытлы булачак. Беренче чиратта, бу төбәкнең төньяк һәм үзәк өлешенә кагыла. Һава агымнары нигездә төньяк-көнбатыш тарафыннан булачак», — дип яза РИА Новости белгечкә сылтама белән.
Роман Вильфанд әйткәнчә, бу көннәрдә һава температурасы нормадан 2-4 градуска түбән булачак, шулай ук кар, җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә.
«Атнаның икенче яртысында фронталь бүленеш булачак. Чәршәмбедән киләсе циклонның активлыгы башлана. Көндез һава температурасы 3-4 градус, ә төнлә-9 градуслы сизелерлек салкыннар булачак», — диде Гидрометеорология үзәге вәкиле.
Белгеч сүзләренчә, мондый һава торышы мартның икенче бишкөнлегенә хас.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/28-03-2022/bu-atnada-rossiyane-evropa-leshend-salkyn-m-bolytly-ava-toryshy-bula-5852272

Комментарийлар