Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтенроссия татар фольклоры фестивале - Кырымда

 Россиянең иң талантлы фольклор коллективлары  Кырымның Бакчасарай районына җыелды. “Бригантина” балалар лагерында бүген IX «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале башлана.Әлеге фести...


 



Россиянең иң талантлы фольклор коллективлары  Кырымның Бакчасарай районына җыелды. 



ce68a5365e3bc4b3b0a4bc460569e639_L
“Бригантина” балалар лагерында бүген IX «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале башлана.


Әлеге фестивальгә Россиянең 20гә якын төбәгеннән фольклор коллективлары җыелды. Анда Татарстан, Әстерхан,  Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән,  Киров,  Омск, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе, Волгоград, Пенза, Пермь төбәгеннән, Башкортостан, Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Чувашиядән килгән татарлар үз якларының гореф-гадәт, җыр-биюләрен тәкъдим итә.
Казанның “Сәйдәш” мәдәният сараена йөрүче гармунчы егетләр «Түгәрәк уен» һәрвакыт  призлы урыннар яулап килде. Шулай ук Гомәр Сәләхов җитәкләгән “Акчарлак” ансамбле дә монда. Зәй районыннан  “Җәүһәрләр” коллективы, Чирмешәннән “Умырзая” ансамбле дә Кырымда чыгыш ясарга әзерләнә.
Кырым татарлары үзләре дә бу чарага кушыла. Фестивальдә 500 кеше катнаша. Проектның җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.
Чарада, әлбәттә, музыкаль, фольклор чыгышлар булачак һәм төрле остаханәләр дә эшләячәк. 
Фестивальнең тантаналы ачылышы бүген кичке 20.00 сәгатьтә башлана.
Иртәгә кырым-татар авылларында татар һәм кырым-татар коллективлары катнашында концертлар оештырылачак. 23 сентябрьдә Бакчасарай шәһәренең Мәдәният йортында бәйрәм концерты көтелә. Симферополь шәһәрендәге Кырым республикасы музыкаль театрында 24  сентябрь көнне фольклор төркемнәренең гала-концерты булачак.


 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

 

Комментарийлар