Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җыелышы булды

Кичә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җыелышы булды.Төп мәсьәләләрнең берсе милли спорт төрләре комиссиясе рәисен, аны...

Кичә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җыелышы булды.
Төп мәсьәләләрнең берсе милли спорт төрләре комиссиясе рәисен, аның урынбасарын сайлау. Шулай ук шәһәрдә милли мәгарифнең торышы, мәдәнияттә милли чаралар һәм милли матбугат үзәге эшчәнлеге хакында сүз булды. Җәмәгатьчелек вәкилләре дә чыгыш ясады.
Җыелышта Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.
Җыелышны бүлек җитәкчесе Факил Сафин алып барды.

Комментарийлар