Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтендөнья татар конгрессында «Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда «Ислам нуры-мәчетләрдә» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара «Дворянское гнездо» ресторанында оештырылды. Аны башкаланың Таш мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс азан белән башлады.Бәй...

Казанда «Ислам нуры-мәчетләрдә» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара «Дворянское гнездо» ресторанында оештырылды. Аны башкаланың Таш мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс азан белән башлады.
Бәйрәмгә җыелучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәлаләде. Мондый конкурсларда өлкәннәр белән бергә яшьләрнең дә катнашуын үрнәк күренеш дип бәяләде. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсы өч яшь категориясе буенча уздырылды. Бәйгедә җиңү яулаган иң яшь катнашучыга 11 яшь иде. Ул Яңа Чишмә районыннан Зәлинә Шәмиева. Тантанада Рамил хәзрәт Юнысның катнашуы да юкка түгел. 15 яшьлек Казан егете Йосыф Нургалиев Рамил хәзрәт эшләгән тарихи таш мәчете турында өйрәнеп кызыклы язма юллаган иде. Һәм Йосыф Нургалиев үз яшь категориясендә беренче урынга лаек булды, диелә хәбәрдә.
Өлкәннәр арасында беренче урынга Чистай шәһәреннән Әлфия Хәкимова лаек булды. Конкурс эшләре бик күп һәм язмалар эчтәлекле, кызыклы иде. Шуңа күрә жюри аеруча игътибарга лаек язма авторларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырырга дигән карарга килде.
Тантанада мәчет төзеткән, туган авылларына ярдәмләшеп торучы эшмәкәр ханымнар да катнашты. Бүләкләү чарасы аларның чыгышлары, артистларның җыр-моңнары белән үрелеп барды, дип яза оештыручылар.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/botendonya-tatar-kongressynda-islam-nury-macetlarda-konkursy-inucelaren-bulakladelar-5855746

Комментарийлар