Логотип «Мәйдан» журналы

Борынгы татар фотолары тупланган социаль челтәр төркемендә 300 пост җыелган

Ижевск шәһәреннән Наил Әбсәләмов социаль челтәрләрдә узган гасырларда төшерелгән, татар тормышын, татар шәхесләрен чагылдырган фотоларны туплау өчен махсус төркем булдырган. Әлеге төркемгә һәркем үзен...

Ижевск шәһәреннән Наил Әбсәләмов социаль челтәрләрдә узган гасырларда төшерелгән, татар тормышын, татар шәхесләрен чагылдырган фотоларны туплау өчен махсус төркем булдырган. Әлеге төркемгә һәркем үзендә мирас булып сакланучы фотоларны урнаштыра ала.
5335
“Иске фотолар белән кызыксыну үземнең нәсел шәҗәрәсен төзегәндә барлыкка килде, - ди “Старинные татарские фотографии | Иске сурәтләр” төркемен оештыручы Наил Әбсәләмов. – Иске документлар белән эшләгәндә, карт бабайның фотосына тап булдым, шуннан башланып китте дә инде. Төркем ясау фикере күптәннән барлыкка килде, ләкин бу эшкә әле җиде ай элек кенә керештем. Бу фикер күпләрне кызыксындырды, фотоларның шактый өлешен социаль челтәр кулланучылары үзләре җибәрә. Польша, Литва татарларыннан, Түбән Новгородтан килгән фотолар бар. Хәзерге вакытка 300ләп әзер пост бар, көнгә ике-өч фото урнаштырам,” – ди ул.
Хәзерге вакытта төркемдә татар мәгърифәтчесе, төрек милли идеологиясен алга сөргән шәхесләрнең берсе, 1876-1935 елларда яшәгән Йосыф Акчураның Лозаннада солых килешүенә кул куйган вакыты сурәтләнгән фото бар. Әлеге фотога “Артта Ататөрек үзе тора” дип язылган.
Фотолар тупланмасында гади халык вәкилләрен дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, репрессия корбаны Мәҗитов Фәттах Мәҗит улы. “Узган гасырның 20-нче еллар фотосы. Әстерхан төбәгенең Зеленга авылы. 1930 елның декабрендә контреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп, Саратов төрмәсендә атып үтерелә. 1989 елда аклана,” – диелгән фото янында.
Төркемдә татарларның көнкүрешен чагылдырган фотолар да шактый. “Төркем катнашучы безгә үзенең бабасының фотосүрәтен җибәрде. Рыбушкино бистәсендә гадәти чәй эчү күренеше, Түбән Новгород өлкәсе. 1965 ел.”
Монда урнаштырылган һәр фотосурәт янында рус, татар телендә һәм иске имләдә аңлатма да языла. “Әлегә татар телен начар беләм, тәрҗемә итәргә дусларым булыша, – ди Наил Әбсәләмов. – Күбрәк кешегә кызык булсын өчен ике телдә язабыз".5334
Фотода ниндидер танылган шәхес булырга тиеш дигән таләп куелмый. "Аерым кешеләрдә сакланып калган фотосурәтләр безнең милләтнең уртак байлыгы, тарихы булып тора. Һәркемнең әби-бабасы үз чоры өчен нинди дә булса өлкәдә танылган булырга мөмкин. Безгә килгән фотолар арасында “Бу минем бабам, фәлән елда ул журнал битендә чыккан. Ул фәлән җирдә хезмәт иткән” дип язып җибәрүчеләр бар. Фотода сурәтләнгән һәр шәхеснең үз тарихы бар", – ди Наил.
“Төркемдәге фотоларның күпчелек өлеше 19 гасыр ахыры - 20нче гасыр башына карый. Бу бик кызыклы период,” – дип белдерле төркем җитәкчесе. – Безнең төп максатыбыз – борынгы татар фотоларын бергә туплау, алар аша татарларның көнкүрешен күрсәтү. Татарларның киенү рәвешен генә алыйк: ир-атларның бөтенесендә баш киеме, хатын-кызларда яулык, калфак булган".
"Ул чордагы сурәтләрне хәзерге фотолар белән чагыштырып та булмый. Бүген көненә йөзләгән фото ясарга мөмкин булса, элек фотога төшү зур вакыйга әйләнгән. Моңа бөтен кешенең мөмкинлеге дә булмаган. Фотога төшү өчен иң матур киемнәрен кигәннәр. Әлеге фотоларны, безгә, киләсе буынга истәлек, үрнәк итеп калдырырга теләгәннәр дип уйлым”, - ди Наил Әбсәләмов.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар