Логотип «Мәйдан» журналы

Борынгы Бохара шәһәрендә Сабан туенда меңнән артык кеше катнашкан

Үзбәкстанның Бохара өлкәсендә яшәүче татарлар һәм башкортлар шәһәрнең тарихи үзәгендә – Ляби Хауз мәйданында Сабан туен бәйрәм иткән. Бу хакта Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге матбуга...

Үзбәкстанның Бохара өлкәсендә яшәүче татарлар һәм башкортлар шәһәрнең тарихи үзәгендә – Ляби Хауз мәйданында Сабан туен бәйрәм иткән. Бу хакта Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
0103-1 Фото: ТРның Үзбәкстандагы вәкиллеге
Бәйрәмнең төп чаралары XVII йөздә салынган «Нодир Девон Беги» мәдрәсәсе янында оештырылган. Төрле илләрдән килгән күпсанлы туристларны һәм шәһәрдә яшәүчеләрне татар халкының милли ризыгы – чәкчәк белән каршы алганнар.
Татарстан кунаклары – Казанның «Кыю кызлар» эстрада дуэты җырчылары Линара Галимова һәм Рузилә Сәмигуллина Сабан туенда катнашучылар һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иткән. Алар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыган.
«Кыю кызлар» дуэтының чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәгән.
Бәйрәм концерты Бохара өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активистларының чыгышы белән дәвам иткән. Мәдәни үзәк хоры башкарган «Туган тел» җыры берәүне дә битараф калдырмаган. Шулай ук аккордеонда татар көйләренә попурри яңгыраган, «Лайф стайл» бию төркеменең чыгышы да кунакларның күңеленә хуш килгән.
Сабан туенда меңнән артык кеше катнашты.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар