Логотип «Мәйдан» журналы

Болгарда узачак фестиваль Россиянең иң яхшы вакыйгалары бишлегенә кертелгән

30 апрельдә Болгарда узачак "Чәк-чәй" фестивале Россиядә май бәйрәмнәрендәге иң яхшы вакыйгалар бишлегенә кертелгән.Турстат хәбәр итүенчә, исемлектә әлеге чара дүртенче урында. Рейтинг буенча беренче...

30 апрельдә Болгарда узачак "Чәк-чәй" фестивале Россиядә май бәйрәмнәрендәге иң яхшы вакыйгалар бишлегенә кертелгән.
Турстат хәбәр итүенчә, исемлектә әлеге чара дүртенче урында. Рейтинг буенча беренче - Санкт-Петербургта узачак бозваткычлар фестивале, икенче урында - Светлогорскида узачак "Эре балык/Big Fish 2018" фестивале, өченче - Кологривтагы "Каз көне" экобәйрәме, бишлекне Мәскәү өлкәсе Шахмат утарындагы "Беренче буразна" бәйрәме яба.
Исемлектә дүртенче урнашкан "Чәк-чәй" фестивале Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узачак. Чарага килгән кунакларга чәкчәк тарихы турында сөйләячәкләр, шулай ук милли ризыкның төрле төрләре белән сыйлаячаклар.
 

Комментарийлар