Логотип «Мәйдан» журналы

«Болгар радиосы» «Үткәннәр сагындыра» концертына чакыра

6 октябрьдә “Пирамида”да “Болгар радиосы"ның “Үткәннәр сагындыра” дип аталган театральләштерелгән концерты узачак. Тамашада татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясаячак. Бу хакта "Болгар радио...

6 октябрьдә “Пирамида”да “Болгар радиосы"ның “Үткәннәр сагындыра” дип аталган театральләштерелгән концерты узачак. Тамашада татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясаячак. Бу хакта "Болгар радиосы" матбугат хезмәте хәбәр итә.
5746
Тамаша быелның язында узган “Үткәннәр сагындыра” концертының дәвамы булыр, дип көтелә. Бу юлы да вакыйгалар радиога бәйле булачак, ләкин ул заман кешеләрен фотоальбом аша искә төшерергә мөмкинлек тудырылачак. Вакыйгалар агымы буыннар алмашы белән үрелеп барачак, ди оештыручылар. Ата-ул мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләр һәм яшәү асылының гаилә булуы ассызыкланачак.
Тамашада Закир Шаһбан, Сиринә Зәйнетдинова, Раяз Фасыйхов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәләхов, Зөһрә Сәхәбиева, Винера Ганиева, Асаф Вәлиев, Виталий Агапов, Филүс Каһиров, Зөлфия Минһаҗева, Сәгыйть Гыйбашев, Резидә Төхвәтуллина, Лилия Хәмитова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар һәм башка артистлар катнаша. Концертны “Болгар радиосы” ди-джейлары алып барачак.
“Үткәннәр сагындыра” концерты “Пирамида”да 6 октябрьдә 18.00 сәгатьтә башлана.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/19/171799/

Комментарийлар