Логотип «Мәйдан» журналы

Болгар ислам академиясе теркәлү узды

4 апрельдә “Болгар ислам академиясе” югары дини белем бирүче мөселман дини оешмасы Бердәм дәүләт реестрында теркәлү узды.Әлеге оешманы гамәлгә куючылар – Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары...


4 апрельдә “Болгар ислам академиясе” югары дини белем бирүче мөселман дини оешмасы Бердәм дәүләт реестрында теркәлү узды.



i0hqhDCHfWY
Әлеге оешманы гамәлгә куючылар – Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте, Үзәкләшкән дини оешма – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте.
Болгар ислам академиясендә югары һөнәри белем бирүче уку йортларына керү өчен әзерлек курслары, югары белеме булган белгечләр өчен  квалификация күтәрү курсларын уздыру, вузлардан соң һөнәри белем, балаларга өстәмә белем, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү һәм башка уку-укыту эшләрен оештыру каралган.  Ислам Болгар академиясе халыкара дини, фәнни гыйлем үзәге булыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 4 ноябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалаган иде.
2016 елның 21 маенда, Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көндә,  Болгар ислам академиясе бинасының нигез ташын салу чарасы үткәрелә, дип җиткерә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Комментарийлар