Логотип «Мәйдан» журналы

«БлагоДарение» хәйрия фонды оешканга сигез ел

«БлагоДарение» хәйрия фонды оешканга сигез ел. Бу көннәрдә ул туган көнен – бик күп игелекле эшләргә башлангыч салынган көнне билгеләп үтә. «БлагоДарение» – ул Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәм аларны...

«БлагоДарение» хәйрия фонды оешканга сигез ел. Бу көннәрдә ул туган көнен – бик күп игелекле эшләргә башлангыч салынган көнне билгеләп үтә.
«БлагоДарение» – ул Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәм аларның балаларына ярдәм, Минзәлә районы Тупач авылында мәчет, мәктәп, җәмәгать үзәге ачып һәм чишмә төзекләндереп, авыл халкын куандыру. «БлагоДарение» – ул кыйммәтле операцияләр өчен матди ярдәм күрсәтелгән бихисап кешеләрнең, балаларның рәхмәтле елмаюлары. «БлагоДарение» – ул татар милли матбугатына ярдәм, өлкән яшьтәге язучыларга килеп ирешкән журналларыбыз. «Мәйдан» журналы редакциясе фонд президенты Фәрит Муллагали улы Салиховны һәм аның игелекле аркадашларын ихлас тәбрик итә. Бәрәкәтле озын гомер, үз яхшылыкларыгызның үзегезгә меңәрләтә әйләнеп кайтуын, кешеләр рәхмәтен тоеп һәм ишетеп яшәвегезне телибез!
 

Комментарийлар