Логотип «Мәйдан» журналы

Биш яшьлек кызы алдагы реаль чынбарлыкка әзер булсын дип, әнисе аннан торак өчен акча ала...

 22 яшьлек әни кеше сүзләренчә, киләчәктә баласы аңа рәхмәтле булачак әле.Джорджиядә яшәүче "Фейсбук"та үзенең биш яшьлек кызын тәрбияләү ысулы белән уртаклашкан. Эссенс Эванс кызыннан торак өчен...

 
22 яшьлек әни кеше сүзләренчә, киләчәктә баласы аңа рәхмәтле булачак әле.
Джорджиядә яшәүче "Фейсбук"та үзенең биш яшьлек кызын тәрбияләү ысулы белән уртаклашкан. Эссенс Эванс кызыннан торак өчен арендага, суга, электр уты өчен, кабельле телевидение һәм туклану өчен акча алуы, шуның белән аны киләчәк чынбарлык тормышка әзерләве турында язган. 22 яшьлек әнинең гадәти булмаган киңәшләре күпләрдә кызыксыну уяткан, дип яза https://life.ru сайты.
d5278112c668272a73d3e6264f14df0c__980x Фото © Facebook/Essence Evans
 
Эссенс баласына атнага  7 доллар акча бирә, әмма аларның 5сен кире ала. Калган акчаны кыз үзе теләгәнчә тота ала. Яшь әни, читтән караганда, бу бик катгый тәрбия чарасы икәнлеге белән килешә, әмма болар барысы да кызы өчен эшләнә, ди ул. Кыздан алган акчаларны бала исеменә ачылган банк счетына салып бара, бу турыда әнисе аңа 18 яшь тулгач хәбәр итәчәк. Шулай итеп, кызның балигъ булуына 3380 доллар акчасы җыелачак.
bea8cc257f6e84bac60e504bff6f5eb6__980x
 
Интернет челтәре кулланучылар фикерләре икегә аерылган. Берәүләр кыз шулай итеп акча бәясен белергә өйрәнә дисә, икенчеләре балага торак өчен түләтү бик иртә әле, ди.
 

Комментарийлар