Логотип «Мәйдан» журналы

Биектау районында бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев музеена нигез салынды

Бүген Биектау районы Ибрә авылында татар халкының бөек композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев (1900-1954) музеена нигез салынды. Бу хакта “Высокогорские вести” газетас...

Бүген Биектау районы Ибрә авылында татар халкының бөек композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев (1900-1954) музеена нигез салынды. Бу хакта “Высокогорские вести” газетасы хәбәр итә.1853
Әлеге музей С.Сәйдәшевнең бабасы нигезендә төзелә. Аңа хәтле дә бу урында музей эшләгән, бик таушалу сәбәпле, аны сүткән булганнар.

Бүген музейга нигез салу тантанасында РФ ФҖның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Нигезгә киләсе буыннарга мөрәҗәгать язылган капсула салып калдырылды.
 

Комментарийлар