Логотип «Мәйдан» журналы

"Без - Тукайлы халык!" сүзләренең авторы Тукай премиясенә тәкъдим ителгән

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны шагыйрә үзе раслады."Тәкъдим итеп карадым әле. Татарстан Язучылар берлеге үзе чакырып тәкъдим итмәсме дип көттем дә, булмад...

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны шагыйрә үзе раслады.
0156
"Тәкъдим итеп карадым әле. Татарстан Язучылар берлеге үзе чакырып тәкъдим итмәсме дип көттем дә, булмады", - диде Эльмира Шәрифуллина.
Эльмира Шәрифуллина - хәзер бик күп мәдәни чараларда кулланыла торган "Без - Тукайлы халык!" сүзенең авторы. Бу аның Тукайның 100 еллыгы уңаеннан язылган шул исемдәге шигырьләр циклыннан. Ул 1986 елда басылып чыккан. Соңрак шагыйрә аны поэма итеп яза.
Эльмира Шәрифуллинаның әдәби премияләре юк. Бердәнбер премия - "Татнефть" тарафыннан гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия. Ул 2014 елда бирелгән.
Эльмира Шәрифуллина 32 китап авторы, мәрхүм ире, юморист язучы Фаил Шәфигуллинның тугыз китабын әзерләгән һәм чыгарган.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181565/

Комментарийлар