Логотип «Мәйдан» журналы

«Бәрмәнчек бакчасы» керәшен фестивале булачак

Быел керәшен мәгърифәтчесе Василий Тимофеевның тууына – 180, нагайбак халкының казак тормышы белән яши башлавына 280 ел тула. Шул уңайдан әлеге чараларны билгеләп үтү Мәдәният министрлыгы планына керт...

Быел керәшен мәгърифәтчесе Василий Тимофеевның тууына – 180, нагайбак халкының казак тормышы белән яши башлавына 280 ел тула. Шул уңайдан әлеге чараларны билгеләп үтү Мәдәният министрлыгы планына кертелгән һәм Президент тарафыннан финансланган.
72eef1411c6a1d1d3b6585f77aad2acd_L фото: tatar-inform.ru
Василий Тимофеев тумышы белән Мамадыш районыннан. Ул керәшеннәр өчен беренче кириллица язулы татар алфавиты төзегән. Казан үзәк керәшен-татар мәктәбенә нигез салучы да ул. Бүгенге көндә аның туган авылы Никифоровкада үзе төзеткән чиркәү сакланып калган.
Татарстан керәшеннәре җәмгыяте Чиләбенең Нагайбак һәм Чибәркүл районы мәдәният бүлекләре белән 90 нчы елларда оеша. Бүген Татарстанда 11 мең тирәсе керәшен, башлыча, Кайбыч, Мамадыш, Зәй районнарында дус-тату яши. Чиләбенең Нагайбак районында – дүрт, Чибәркүлдә бер керәшен авылы бар. Сан ягыннан күп булмасалар да, алар гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар.
– Һәр авылда этнографик музейның булуы шуны сөйли. Нагайбакта исә үзәкләшкән музей эшләп килә. Алар авылның күңел хәзинәсен югалтмыйча, шуны торгызганнар. Керәшеннәр – тарихи халык. Аларда катлаулы казак тормышы, – ди ТР керәшеннәр җәмгыяте башкарма җитәкчесе урынбасары, “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда.
Юбилей елы уңаеннан чаралар инде ел башыннан бара. Керәшеннәрнең халык иҗатына багышланган иҗади бәйге, фәнни семинарлар, яшь башкаручыларның “Туым җолдызы” (“Рождественская звезда”) фестивале... Чиләбедә дә күпсанлы кичәләр узуы көтелә.
Татарстанда да әлеге чаралар дәвамлы. Мәсәлән, 9 сентябрьдә Халыклар дуслыгы йортында “Идел-Урал буе керәшеннәренең тарихи-мәдәни байлыгы” дип исемләнгән бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үз ишекләрен ача. 10 сентябрьдә исә “Зөя” утрау-тыюлыгында “Бәрмәнчек бакчасы” исемле керәшеннәрнең беренче православ фестивале узачак.
– Әлеге фестивальдә бик күпләр катнашырга теләк белдерде. Хәтта Удмуртиядән дә сәнгать коллективлары килергә теләде. Әмма безнең бюджет чикле, – дип белдерде “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков. – Насыйп булса, әлеге фестивальне ике елга бер тапкыр уздырырга ниятлибез. Башлангычы матур булсын!
9 сентябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Казан Кремленең “Хәзинә” милли-сәнгать галереясында “Ногәйбәкләр: тарих һәм мәдәният” исемле күргәзмә эшләячәк. Аның кысаларында декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, Ногәйбәк һәм Чибәркүл районыннан килгән музей экспонатлары белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча махсус каталог та басылып чыгарга тиеш. Анда иң яхшы экспонат, интерьер үрнәкләре, Татарстан һәм Чиләбе тарихчылары һәм сәнгать белгечләренең фәнни язмалары урын алачак.
– Әлеге күргәзмәгә әзерләнгәндә үзем өчен күп мәгълүмат алдым, – ди мәдәният-сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева. – Конференция бик кызыклы булырга охшаган. Чиләбедән киләсе кунакларны, алар белән аралашуны түземсезлек белән көтәм. Аннан шулай ук 80 яшьлек әбиләр хоры да киләчәк. Алар казак җырларын башкарачак.
 
 
http://intertat.ru

Комментарийлар