Логотип «Мәйдан» журналы

Берлинда йөк машинасы Раштуа базарына бәреп кергән, һәлак булучылар бар

19 декабрьдә Германия башкаласы Берлинның Брайтшайдплац (Breitscheidplatz) мәйданындагы раштуа ярминкәсенә килгән халык төркеме өстенә йөк автомобиле килеп кергән.  Мәгълүмат чаралары хәбәр итүен...

19 декабрьдә Германия башкаласы Берлинның Брайтшайдплац (Breitscheidplatz) мәйданындагы раштуа ярминкәсенә килгән халык төркеме өстенә йөк автомобиле килеп кергән.
 
upload-2016-12-19t195534z_1191501103_lr1eccj1jcbg7_rtrmadp_3_germany-truck-pic905-895x505-71786
Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, фаҗигада кимендә 9 кеше һәлак булган, 50 дән артыгы тән җәрәхәтләре алган.
Йөртүченең кешеләрне таптатуы махсусмы, ялгышмы икәне төгәл билгеле булмау сәбәпле, Берлин полициясе, инцидентны ачыкланмыйча торып, аны террор акты дип атау иртә дип белдергән.
Шаһитлар әйтүенчә, ярминкәдә кеше күп булган. Польша номерлары булган йөк машинасы палаткалар арасыннан барган. Үлүчеләр арасында чит ил туристлары да бар. Ростуризм алар арасында россиялеләр юк дип белдерде.
Автомобиль кабинасында ике кеше булган. Аларның берсе фаҗига булган урында үлгән, икенчесе (Әфганстан яки Пакьстан гражданы) качарга теләгән, әмма тоткарланган. Йөк машинасының хуҗасы - Польша гражданы. Ул автомобиленең куып алып кителгән булуын белдергән.
 
 

Комментарийлар