Логотип «Мәйдан» журналы

Беренче тапкыр "Мәдәни сәяхәт"

24 майда Казанда "Мәдәни сәяхәт" дип аталган гаҗәеп квест үткәреләчәк. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карамагында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике ел р...


24 майда Казанда "Мәдәни сәяхәт" дип аталган гаҗәеп квест үткәреләчәк. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карамагында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике ел рәттән гамәлгә ашырылучы “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында уза.



j-vZCyzF_q4
Бу көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты активистлары беренче республикакүләм "Мәдәни сәяхәт" квестында катнашачак. Балалар Казан Кремлендә, Татарстанның дәүләт китапханәсендә, “Әкият” курчак театрында кунакта булачак һәм Зөя утрау-шәһәренә экскурсиягә барачак.
Күп төрле чаралар планлаштырыла. Әйтик, экскурсиядә йөргәндә укучылар Татарстанның балалар шагыйрьләре һәм язучылары, мультфильм төшерүчеләр – режиссер һәм сценаристлар белән очрашачак, кызыклы викториналарда катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты яшь буында фундаменталь мәдәни кыйммәтләрне формалаштыру һәм рухи баету максатын күздә тотып тормышка ашырыла. Проектка 160 000 башлангыч сыйныф укучылары тартылды. Проектның www.культурныйдневник.рф порталында 46 мең кулланучы теркәлгән. Быелгы уку елында 12 бөтенреспублика конкурсы уздырылды. Ел саен проектның аудиториясе киңәя. Ул гаиләдә төрле буыннарны берләштереп, мәдәнияткә омтылуны үстереп, чын мәгънәсендә халык проектына әйләнә.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар