Логотип «Мәйдан» журналы

Бердәм мәктәп формасы булырмы?

Тиздән ил күләмендә бердәм мәктәп формасы барлыкка килергә мөмкин. Россиядә мәктәп формасының сыйфатына бәйле рәвештә бердәм таләпләр булырга тиеш, дип саный җитештерүчеләр һәм адлар моны закон белән...

Тиздән ил күләмендә бердәм мәктәп формасы барлыкка килергә мөмкин.
Kopiya_1
Россиядә мәктәп формасының сыйфатына бәйле рәвештә бердәм таләпләр булырга тиеш, дип саный җитештерүчеләр һәм адлар моны закон белән беркетергә тәкъдим итә.
Бу хакта илнең Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге җитәкчесе Андрей Разбродинга хат та юллаганнар. Аннан аңлашылганча, юридик күзлектән караганда, “мәктәп формасы” дигән төшенчә гомумән юк. Шуңа күрә товарның сыйфатына тиешле таләпләр куя алмыйлар.
Эшмәкәрләр белән илкүләм мәктәп һәм формалы кием җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Евгений Томак та килешкән. “Балалар көненә алты сәгатькә кадәр вакытын форма киеп йөри, аның сыйфатына игътибарны арттырырга кирәк”, – дигән ул. Берлек вәкилләре ел саен кибет киштәсендәге товарның сыйфатын да тикшереп тора икән. Әйтүләренә караганда, сатудагы мәктәп формасының 80 проценты сыйфатсыз. Тик бу фикер белән “Роспотребнадзор”да килешмәгәннәр. Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр ил күләмендә әлеге өлкәдә дүрт меңнән артык тикшерү үткәрелгән.
Бүген илдә барлыгы 14 миллион мәктәп укучысы исәпләнә, аларның нибары яртысы форма киеп йөри, ә мәктәпкә яраклы кием-салым тегү базары елына 80 миллиард сумга җитә дигән хәбәр дә бар. Әлеге мәсьәләдә соңгы сүзне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әйтәчәк.

Комментарийлар