Логотип «Мәйдан» журналы

Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында закон проекты кабул ителде

ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында депутатлар “Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы ТР законы 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул иттеләр. Парламент утыр...

ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында депутатлар “Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы ТР законы 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул иттеләр.
3814
Парламент утырышында закон проектын ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте, - дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Татарстан республикасында түбәндәге көннәр бәйрәм көне санала: Татарстан Республикасы көне – 30 август, Татарстан Республикасы Конституциясе көне – 6 ноябрь, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме.
Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме ай календаре нигезендә һәм Татарстан Республикасы Президенты указы белән билгеләнә.
Элек бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгәндә, законда 1нче маддәдә күрсәтелчә, ул көннәр ялдан соңгы эш көненә күчерелә иде.
Законда үзгәрешләр булу сәбәпле, “ял көне бәйрәмгә туры килгән эш көненнән соңгы көнгә күчерелә” дигән сүзләр “ял көннәренә өстәмә көн бирелми” сүзләре белән алыштырыла.
Закон рәсми рәвештә басылып чыккач, 10 көннән соң гамәлгә керә.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар