Логотип «Мәйдан» журналы

Бавырны саклау өчен нәрсәләр эчәргә?

Табиб киңәшенә колак салыгыз.Диетолог һәм гастроэнтеролог Алинә Будаковская “Мәскәү 24” телеканалы эфирында бавыр эшчәнлеген яхшыртучы эчемлекләрне санап чыкты.Белгеч сүзләренә караганда, кишер һәм ка...

Табиб киңәшенә колак салыгыз.
Диетолог һәм гастроэнтеролог Алинә Будаковская “Мәскәү 24” телеканалы эфирында бавыр эшчәнлеген яхшыртучы эчемлекләрне санап чыкты.


Белгеч сүзләренә караганда, кишер һәм кабак суты аеруча файдалы. Кишердә токсиннарның начар йогынтысын киметүче каратиноидлар күп. Мондый эчемлекне көненә бер стакан (250 миллилитрлы) эчәргә киңәш ителә.


"Яшелчә сутларын, бигрәк тә, чөгендер суты кушылганнарын эчәргә кирәк. Ул бавыр күзәнәкләренең яшәрүенә ярдәм итә, шулай ук аның детоксикация үзлекләрен арттыра”, — дип белдерә диетолог.


Шулай ук минераль су эчү дә бик файдалы. Бигрәк тә ул уртача яки югары тозлы булса.


“Ул бавырның ялкынсыну процессларын, үт куыгының киеренкелеген киметүгә ярдәм итә, шулай ук ашкайнату эшчәнлеген нормальләштерә һәм бавырдагы барлык алмаш процессларны тергезә", — дип ассызыклый Будаковская.


Белгеч билгеләп үткәнчә, бавыр эшчәнлеге бозылган очракта көненә өч стаканга кадәр су эчәргә кирәк. Сәламәт кешегә ашар алдыннан ярты сәгать кала көненә бер стакан минераль су эчү файдалы булачак.


Будаковская бары тик табигый кәһвә кулланырга һәм аны көненә ике-өч чынаяк эчәргә киңәш итә. Аңа артык майлы булмаган сөт салып эчәргә мөмкин.


Комментарийлар