Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанга күчкән "Тәртип-FM" радиосын Татарстанда да тыңлап булачак

"Тәртип-FM" радиосы тапшыруларын Татарстанда да тыңлап булачак.  Ләкин аның сигналы республиканың көньяк-көнчыгышындагы Башкортстан белән чиктәш районнарына кадәр генә җитәчәк. Радиостанция Башко...

"Тәртип-FM" радиосы тапшыруларын Татарстанда да тыңлап булачак.
 
Ләкин аның сигналы республиканың көньяк-көнчыгышындагы Башкортстан белән чиктәш районнарына кадәр генә җитәчәк. Радиостанция Башкортстанның Туймазы шәһәреннән якын көннәрдә эшли башлар дип көтелә.
Исегездә булса, "Тәртип-FM" үзенең тапшыруларын 2017 елда туктаткан иде. Радионың контенты "Татарстан Яңа гасыр" телерадиоширкәтенә караган "Болгар" радиостанциясенә тапшырылды. Әлеге вакытта "Тәртип-FM"не торгызу белән билгеле эшмәкәр, "Россиянең татар авыллары" иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов шөгыльләнә. Ул радиодагы программаларның эчтәлеге элекке вакыттагы кебек калачак, ди. Бу хакта "Бизнес Онлайн" яза.
Шулай да берничә яңалык та кертелгән. Әйтик, радиода башкорт җырлары һәм рус телендә мәгълүмати тапшырулар да булачак.
Галимов сүзләренчә, радио якын араларда эшли башларга тиеш. "Без - әзер, Мәскәүдән радиоешлыкны раслаучы документ килеп җиткәнен көтәбез. Әле радиода ике хезмәткәр эшли. Проект коммерциягә нигезләнмәгән, табыш алу турында сүз дә юк, чыгымнарны капларлык булса ярар иде", дигән Фәнир Галимов.
"Болгар" радиосы ешлыгында чыгучы Казандагы "Тәртип-FM" тапшырулары саны да яңа елдан ике тапкырга артты. Алар хәзер сәгать иртән 5тән 7гә кадәр, көндез 10нан 12гә кадәр, кич 4тән 6га кадәр чыга.
 
http://matbugat.ru/news/?id=21301

Комментарийлар