Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда да “Тәртип” урнаштырыйк! (Укучы фикере)

Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, –Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!Г.Тукай.Башкортстанга күчкән «Тәртип-FM» радиосын Татарстанда да тыңлап булачак дигән хәбәрне иш...

Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, –
Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!
Г.Тукай.
chelny-rtpc_02
Башкортстанга күчкән «Тәртип-FM» радиосын Татарстанда да тыңлап булачак дигән хәбәрне ишетеп бик тә куандык. Үзенең берсеннән-берсе эчтәлекле, нәфис тапшырулары белән радиотыңлаучыларыбызның күңелен яулаган радиодулкыннар безнең Чаллы төбәгенә дә килеп җитсен иде. Бүгенге УКВ.ФМ радиоларының радиуслары бәләкәй, 100 чакрымга гына тарала. Берәр милләтпәрвәр татарыбыз табылып, Чаллы радиоманарасына махсус җайланма (ретранслятор) урнаштыру өчен матди ярдәм күрсәтсә, “Тәртип” радиосы республикабызның яртысына ишетелер иде.
Бу милләтебез алдында зур хезмәт һәм саваплы гамәл булыр, иншаллаh!
 
Анурбик ГОБӘЙДУЛЛИН, Чаллы

хезмәт ветераны.

Комментарийлар