Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда татар халкының милли үсеш стратегиясе эскизы белән танышалар

Татар халкының милли үсеш стратегиясе эскизы буенча фикер алышулар бүген Татарстан күршесе - Башкортстанда узачак. Төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Уфаның "Нур" дәүләт татар театрына җыела...

Татар халкының милли үсеш стратегиясе эскизы буенча фикер алышулар бүген Татарстан күршесе - Башкортстанда узачак. Төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Уфаның "Нур" дәүләт татар театрына җыелачак. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев алып барачак.

  • Милләтнең үсеш стратегиясе эскизы буенча очрашулар февраль аеннан Россия төбәкләрендә үткәрелә башлады. Бер атна элек Екатеринбургта Урал татарлары форумында һәм Ростов-Дон шәһәрендә шундый ук сөйләшүләр булган иде.


Бөтендөнья татар конгрессы төзегән Стратегиядә төбәкләрдә яшәүче татарларның да фикерләре һәм теләкләре исәпкә алыначак.
Татар конгрессы җитәкчелегенең Башкортстандагы эшлекле программасында Уфаның "Ихлас" мәчете эшчәнлеге белән танышу да каралган.
25 февральдә исә Башкорт дәүләт педагогика университетында татар филологиясе кафедрасы вәкилләре, Үзәк Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырыла.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181476/

Комментарийлар