Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда сигез бала анасы Ана даны медален кире кайтарган

Уфада яшәүче сигез бала анасы Юлия Вольф Ана даны медален Башкортстан башлыгына кире кайтарган. Шулай итеп ул республикада күп балалы гаиләләрнең яклаусыз булуына игътибар итәргә тели. Фото: Башинформ...

Уфада яшәүче сигез бала анасы Юлия Вольф Ана даны медален Башкортстан башлыгына кире кайтарган. Шулай итеп ул республикада күп балалы гаиләләрнең яклаусыз булуына игътибар итәргә тели.
3d1028d4-dd7d-4f2f-a2bc-83840411ee41_w1023_r1_s Фото: Башинформ
Медаль белән гаризаны Юлия Вольф Башкортстан башлыгының кабул итү бүлмәсендә калдырган.
"Медальне президентка кире кайтарасым килә. Бу уенчык кына... Бездә аны тагып йөрү оят", дип китерә хатынның сүзләрен Mkset.ru.
Ул әлеге адымга күп балалы гаиләләрнең яклаусыз булуына игътибарны җәлеп итү максатыннан баруы турында әйтә. "Мине һәм сигез баламны авария хәлендәге йорттан 12 дүрткел метрлы бүлмәгә күчерергә телиләр", дип зарлана ана. Канунга ярашлы, һәр гаилә әгъзасына 14 дүрткел метр торак туры килергә тиеш. "Әгәр без хәзер күченсәк, без яңа торак алу хокукын югалтабыз, чөнки инде берне алдык дип саналачакбыз", ди Юлия Вольф.
Рөстәм Хәмитовның кабул итү бүлмәсендә медальне һәм гаризаны алып калганнар.
 
https://www.azatliq.org

Комментарийлар