Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда шагыйрь Рәми Гариповның туган көненә флешмоб игълан иткәннәр

Башкортстан Республикасының халык шагыйре Рәми Гариповның 90 еллыгына багышлап, флешмоб игълан иткәннәр.Флешмобны Башкортстан Республикасының халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуны (1932-19...

Башкортстан Республикасының халык шагыйре Рәми Гариповның 90 еллыгына багышлап, флешмоб игълан иткәннәр.
Флешмобны Башкортстан Республикасының халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуны (1932-1977) уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты уздыра. Бу хакта «Башинформ» яза.
Чара 2022 елның 12 гыйнварыннан 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Рәми Гариповның теләсә кайсы шигыре белән видеоролик төшерергә кирәк.
Материаллар komanda.21.00@mail.ru электрон адресына «Рами Гарипов-90» тамгасы белән һәм катнашучының гаризасы белән бергә җибәрелә. Конкурсның нигезләмәсе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Дом-музей Рами Гарипова» төркемендә урнаштырылган.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/19-01-2022/bashkortstanda-shagyyr-r-mi-garipovny-tugan-k-nen-fleshmob-ig-lan-itk-nn-r-5847494

Комментарийлар