Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына багышланган чаралар уза

Бу көннәрдә Башкортстанда татар һәм башкорт шагыйре, М.Горький исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей чара...

Бу көннәрдә Башкортстанда татар һәм башкорт шагыйре, М.Горький исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей чаралары уза. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
nazarnazmi
Юбилей чаралары 3 февральдә шагыйрьнең кече Ватаны – Дүртөйле районында башланып китте. Анда шагыйрьнең туганнары – кызы Алсу, оныклары, Башкортстан һәм Татарстаннан килгән язучылар катнашты. Уфадан Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев, Равил Бикбаев, Ногман Мусин, Кадим Аралбай, Марат Кәримов, Хәсән Назар, Казаннан Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, язучы Галимҗан Гыйльманов, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин килгән иде.
Дүртөйледә Наҗар Нәҗми урамында митинг оештырылды, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Язучылар Дүртөйле шәһәренең Н.Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясендә чыгыш ясады.
Шагыйрьнең туган авылы Миңештедә аның кабере янында митинг узды. Мактаулы кунаклар Наҗар Нәҗминең музей-йорты белән танышты, авыл Мәдәният йортында чыгыш ясады.
Хәтер кичәсендә Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова башкаруында шигырьләр, Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, шулай ук Фән Вәлиәхмәтов, Радик Динәхмәтов һәм башка артистлар, район үзешчәннәре башкаруында җырлар яңгырады.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар