Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда ипотека процентлары кимегән

Быел 1 гыйнвардан Башкортстанда ипотека буенча торакка кредит 10,6 процентка кадәр кимегән. Бер ел элек бу күрсәткеч 12,7 процент иде, дип җиткерәләр Башкортстан Милли банкы бүлеге матбугат хезмәтендә...

Быел 1 гыйнвардан Башкортстанда ипотека буенча торакка кредит 10,6 процентка кадәр кимегән. Бер ел элек бу күрсәткеч 12,7 процент иде, дип җиткерәләр Башкортстан Милли банкы бүлеге матбугат хезмәтендә. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
 
Төбәктә ипотека буенча торакка кредит 176,3 айда түләнгән булса, хәзер ул 172,5 айга калган.
Республикада узган ел гыйнвар-декабрь айларында 60 654,80 млн сумга 38 888 ипотека кредиты бирелгән булган.
Россиядә 2017 елның 12 аенда 1 086 950 ипотека кредиты 2 021 942,9 млн сумга бирелгән. Кредитны уртача түләү вакыты 2018 ел башына ил буенча 186,8 айны тәшкил итә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар