Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты

Словениядә узган авыл хуҗалыгы үсеше һәм азык-төлек куркынычсызлыгы өчен бал кортлары роленә багышланган халыкара конференциядә Россияне Башкортстан вәкилләре тәкъдим итте. Бу хакта “Башинформ” хәбәр...

Словениядә узган авыл хуҗалыгы үсеше һәм азык-төлек куркынычсызлыгы өчен бал кортлары роленә багышланган халыкара конференциядә Россияне Башкортстан вәкилләре тәкъдим итте. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Конференция эшендә 17 ил вәкиле катнашкан. Россия делегациясе җитәкчесе – умартачылык һәм апитерапия буенча Башкорт фәнни тикшеренү үзәге директоры Әмир Ишемгулов Россиядә һәм Башкортстанда умартачылык өлкәсе торышы белән таныштырган.
Конференция эше йомгаклары буенча Словениядә форумда катнашкан 17 илнең уртак декларациясе һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгате кабул ителгән.
20 майда Словениядә беренче тапкыр Бөтендөнья умартачылар көне билгеләп үтелгән. Әлеге бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясы календарена кертелгән.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар