Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан татарлары Бөтендөнья татар конгрессының филиалын ачарга сорады

Башкортстан татарлары үзләрендә Бөтендөнья татар конгрессының филиалын ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу теләкләрен алар бүген Уфада «Татар халкының милли үсеш стратегиясе» эскизы белән танышу җые...

Башкортстан татарлары үзләрендә Бөтендөнья татар конгрессының филиалын ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу теләкләрен алар бүген Уфада «Татар халкының милли үсеш стратегиясе» эскизы белән танышу җыенында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка җиткерде.
0133
Икътисад фәннәре докторы, Башкорт дәүләт университеты профессоры Касыйм Йосыпов Стратегиянең эчтәлеге буенча фикерләрен конгресска күптән язмача юллаган.
«Бу очрашуда әйтәсе килгән төп фикеребез - Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы филиалын ачу мөһимлеге», - диде ул.
Касыйм Йосыпов Татарстан Башкортстанга гади төбәк итеп карарга тиеш түгел, дип белдерде. «Территориаль яктан ясалма рәвештә Татарстаннан бүленгән булса да, татар халкының бер өлеше биредә яши. Безгә Башкортстанда конгресс филиалын ачып, Татарстан Хөкүмәте һәм татар эшмәкәрләре ярдәме белән Татар милли-мәдәни үзәген булдырып, анда бөтен татар иҗтимагый оешмаларыбызны туплау мөмкинлеге кирәк», - диде галим.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов та әлеге фикерне хуплады. Аның сүзләренчә, Башкортстанда 1,5 миллион татар яши. «Бездә хәзер штатта өч кеше эшли, барысына да өлгереп булмый. Әгәр филиал итеп оешсак, халык арасына күбрәк чыга алыр идек», - диде ул.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181496/

Комментарийлар