Логотип «Мәйдан» журналы

Башкорт яшьләре Бөтендөнья татар яшьләре форумын үзләренә стандарт итеп алган

Башкорт яшьләре Бөтендөнья татар яшьләре форумын үз проектларын тормышка ашырганда стандарт итеп алган. Әлеге форум Казанда 2004 елдан үткәрелә.«Бөтендөнья татар яшьләре форумында башкорт яшьләренең д...

Башкорт яшьләре Бөтендөнья татар яшьләре форумын үз проектларын тормышка ашырганда стандарт итеп алган. Әлеге форум Казанда 2004 елдан үткәрелә.
«Бөтендөнья татар яшьләре форумында башкорт яшьләренең дә катнашканы бар. Ул безгә стандарт булып тора. Без дә Башкортстанда яшьләр белән форум оештыра башладык, ул – #UfaForum», - дип сөйләде Башкортстанның Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетында проектлар менеджеры Илдар Киньябулатов «Татар-информ»га.
Башкортстан башкаласына ике көнлек эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты эшчәнлеге белән танышты. Ул анда башкорт яшьләре белән татар яшьләре арасында бәйләнешләрне ныгытырга кирәк дип билгеләп үтте.
«Без ике елга бер дөньякүләм татар яшьләре форумы уздырабыз. Быел форматын бераз үзгәрттек. Август аенда татар яшьләре иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен генә җыячакбыз. Башкорт яшьләрен дә чакырабыз», - диде Васил Шәйхразиев.
Бөтендөнья татар яшьләре форумын 2012 елдан җитәкләп килүче Тәбрис Яруллин аңлатканча, гадәттә форумга меңгә якын делегат җыела. Быел 150 кешене генә чакырып, аларга 3-4 көнгә исәпләнгән белем бирү программасы әзерләнә. Һәр төбәк вәкиле төрле өлкәләрдә тормышка ашырып булырдай үз проектлары белән таныштырачак. «Болар - һәр милләт өчен кызыклы һәм файдалы проектлар булырга тиеш», - диде Тәбрис.
Ул форумда башкорт яшьләре һәрдаим катнашуын әйтте. Форумның уңышлы проектларыннан мисал итеп, ел саен апрельдә Тукай туган көненә һәм туган телгә багышланган "Мин татарча сөйләшәм" акциясен атады. Илдар Киньябулатов Сөйләгәнчә, #УфаФорум быел өченче тапкыр уздырылачак. «Беренчесе 2016 елда булды. Быел 2-3 көнлек программа төзергә, 700 кешене җыярга планлаштырабыз», - диде ул «Татар-информ»га.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181562/

Комментарийлар