Логотип «Мәйдан» журналы

Бары бер көн генә ТР Милли музеенда уникаль “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителәчәк

15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тула. Традиция буенча, бу көнне ТР милли музее “Төп нөсхә көне” уздыра, ягъни бу көнне “Моабит дәфтәрләре” киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарылачак...

15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тула.
Традиция буенча, бу көнне ТР милли музее “Төп нөсхә көне” уздыра, ягъни бу көнне “Моабит дәфтәрләре” киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарылачак. Шагыйрьнең Моабит төрмәсендә язылган үлемсез шигырьләре музейның иң кыйммәтле экспонатларыннан берсе булып торалар.
Бары тик 15 февральдә генә шәһәрлеләр һәм республикада яшәүчеләр әлеге тарихи истәлекләрне күрә алалар. Чарада Татарстанның күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнаша. Быел Муса Җәлил әсәрләрен чыгару хокукы ТР Язучылар берлеге рәисенең иҗат сораулары буенча беренче урынбасары, XII халыкара төрки поэзия фестивале һәм М.Җәлил ис.премия лауреаты шагыйрь Рәмис Аймәткә бирелде.
Әлеге көнне музейда “Погибая, не умрет герой” күргәзмәсе эшләячәк, М.Җәлилгә урнаштырылган һәйкәлләргә багышланган “Җәлил исемен мәңгелештерү” презентациясе күрсәтеләчәк. Моннан кала, тамашачылар шагыйрьнең төрле елларда чыккан шигырьләр китапларын күрә алалар.
Чара 12.00 сәгатьтә башлана, керү – бушлай, дип хәбәр итә ТР милли музее матбугат хезмәте.

Комментарийлар