Логотип «Мәйдан» журналы

Балыклар уылдык чәчкәндә сулыкларда эш алып бару тыела

Балыклар уылдык чәчкән вакытта республика сулыкларында җир астын файдалану белән бәйле барлык эшләр дә тыела. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шул хактагы карарны имзалады. Фото: moscanella.ru...

Балыклар уылдык чәчкән вакытта республика сулыкларында җир астын файдалану белән бәйле барлык эшләр дә тыела. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шул хактагы карарны имзалады.
3 Фото: moscanella.ru
18 августта Казан Кремлендә ТР Куркынычсызлык советы, хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация советы, террорчылыкка каршы комиссия һәм коррупциягә каршы көрәш буенча координация комиссиясенең уртак утырышы узган иде. Анда фикер алышуның төп темасы буларак республика территориясендә су биоресурсларын канунсыз төстә чыгару, балыкчылык кәсебе һәм аны эшкәртү тармагын үстерү, шулай ук балык запасларын саклау турында сүз булган иде.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар