Логотип «Мәйдан» журналы

Балык Бистәсендә яшәүче зенитчы ветеранга дәүләт бүләге тапшырылды

Балык Бистәсендә сугыш һәм хезмәт ветераны Раиса Ивановна Пронинага “Мәскәү өчен сугышка 75 ел” истәлек медале тапшырылды, дип хәбәр итә районның "Авыл офыклары" газетасы сайты.Бөек Ватан сугышы чорын...

Балык Бистәсендә сугыш һәм хезмәт ветераны Раиса Ивановна Пронинага “Мәскәү өчен сугышка 75 ел” истәлек медале тапшырылды, дип хәбәр итә районның "Авыл офыклары" газетасы сайты.
clipboard57-1
Бөек Ватан сугышы чорында зенитчы булып хезмәт иткән Раиса Пронинага дәүләт бүләген район башкарма комитетының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нурия Шакирова тапшырган.
Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авылында 1923 елда туган кыз 17 яшендә Бөек Ватан сугышында илне сакларга фронтка киткән. Казанда зенитчылар әзерли торган кыска вакытлы курслар узган. Зенитчы булып Харьков, Киев, Полтава, Львов, Краков шәһәрләрен азат итүдә катнашкан, олы сугыш кичкән, ”Батырлык өчен” сугышчан медале белән бүләкләнгән. 1945 елның февралендә Одер елгасы буенда каты яраланып, госпитальгә эләккән. Хәрби табиблар аның тәненнән снарядның дистәләрчә кыйпылчыгын алган, гомерен саклап калу өчен бик тырышкан. Шул рәвешле, Раиса Ивановнага җиңүне Берлинда каршыларга насыйп булмаган... Сугыштан соңгы тыныч тормышта ул озак еллар мәктәптә эшләгән. Хәзер 93 яшьлек Раиса Ивановна үзенә карата олы хөрмәт тоеп район үзәгендә гомер итә, диелә язмада.

Комментарийлар