Логотип «Мәйдан» журналы

Балтач районында мөселман балалары Сабан туе узды

17 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында тугызынчы тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән бик күркәм чара оештырылды. Фото: http://gailya.ru...


17 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында тугызынчы тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән бик күркәм чара оештырылды.



Фото: http://gailya.ru Фото: http://gailya.ru
Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар һәм, әлбәттә, милли көрәш тә оештырылды. Балалар 35, 50, 65 һәм 65 килограммнан югары авырлык үлчәвендә бил алышты.
Фото: http://gailya.ru Фото: http://gailya.ru
Балтач-сабантуе3-300x169 Фото: http://gailya.ru
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Быел Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Иле, Оренбургтан һәм башка төбәктән дә балалар җыелган иде.

Чыганак: http://intertat.ruhttp://gailya.ru 


Комментарийлар