Логотип «Мәйдан» журналы

Балтач районы укучылары Малмыждагы төбәкара этнографлар слетыннан җиңү белән кайтты

Балтач районы Нөнәгәр авылы мәктәбе укучылары төбәкара этнографлар слетында катнашып кайтты, дип хәбәр итә  “Хезмәт” газетасы. Фото: http://www.baltaci.ruМалмыжда “Минем татар авылым” исемле төбәкара...

Балтач районы Нөнәгәр авылы мәктәбе укучылары төбәкара этнографлар слетында катнашып кайтты, дип хәбәр итә  “Хезмәт” газетасы.
4051 Фото: http://www.baltaci.ru
Малмыжда “Минем татар авылым” исемле төбәкара этнографлар слеты узды. Аны Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Малмыж районы мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе белән берлектә оештырды.
Читтән торып уздырыла торган “Авылым тарихы” этабында бәйге команда белән үткәрелде. Авылның эчтәлекле, тарихи документларга нигезләнеп язылган тарихы электрон вариантта слет алдыннан жюрига җибәрелде.
“Татар өе” бәйгесендә командалар татар өе яки каралты-куралы татар утары күренешләрен төзеделәр.
“Ял итү” этабында команда берәр иң борынгы hәм соңгы вакытта еш әзерләнә торган татар милли ашын тәкъдим итте.
“Кичке уен” бәйгесесендә командалар, үзләренең торган урыннарына хас булган җырлы-биюле кичке уен күрсәттеләр һәм башкаларга да өйрәттеләр.
“Минем хобби” бәйгесе буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең эзтабарлары бу ярышларның барлык этабында да уңышлы чыгыш ясап, беренче урынга лаек булдылар, диелә язмада.
Etnograflar_sletyi2

Комментарийлар