Логотип «Мәйдан» журналы

Балтач районы Шода авылында тюльпаннар чәчәк аткан

Балтач районы Шода авылында тюльпаннар чәчәк аткан, дип яза районның "Хезмәт" газетасы. Фото: http://baltaci.ruШодада чәчәкләр үстерүче Шакирҗановларны районда гына түгел, республикада, хәтта күрше ре...

Балтач районы Шода авылында тюльпаннар чәчәк аткан, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.
c97355325d8e587a58931c0f89353a0a Фото: http://baltaci.ru
Шодада чәчәкләр үстерүче Шакирҗановларны районда гына түгел, республикада, хәтта күрше республикаларда да бик әйбәт беләләр. Матурлык яратучы бу гаилә кыш уртасында гүзәл чәчәкләре белән сокландыра, башкаларга да сөенеч бүләк итә.
Күптән түгел район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә төрле төстәге тере тюльпаннар яныннан күпләр тыныч кына үтеп китә алмады. “Беренче чәчәкләрегезме?” – дип кызыксынган идем, юк, инде февраль башыннан бирле саталар икән. “Сораучы күп. Казанга, күрше районнарга җибәрәбез, бәйрәмнәрдә райондашларыбызга да тәкъдим итәчәкбез”, – ди Сәйдәш.

Комментарийлар