Логотип «Мәйдан» журналы

Балтач мәктәбе дару үләннәре һәм макулатура җыеп, үзенә акча эшли

Балтач урта мәктәбендә дару үләннәре, макулатура җыйдылар, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.Әлеге мәктәптә укучылар дару үләннәре җыя, макулатура тапшыра. Шуның белән мәктәп үзенә кирәк-ярак алырлык ак...

Балтач урта мәктәбендә дару үләннәре, макулатура җыйдылар, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.
3836
Әлеге мәктәптә укучылар дару үләннәре җыя, макулатура тапшыра. Шуның белән мәктәп үзенә кирәк-ярак алырлык акча да эшли, балалар да хезмәт тәрбиясе ала, диелә язмада.  Уку елы дәвамында укучылар дүрт тапкыр макулатура, язын каен бөресе, җәен дару үләннәре җыялар икән.
Узган уку елында мәктәпкә дару үләннәре сатудан барлыгы 23 мең сум акча кергән булган, макулатура тапшырып, 125 мең сум акча эшләгәннәр.

Комментарийлар